Шалтырат инде (Оксана Ильюп көе һәм сүз.)

Опубликовано: 12 Сентябрь 2026
на канале: Оксана Ильюп
120,613
838

Шалтырат инде

Оксана Ильюп сүз. һәм көе

1. Синең назлы тавышыңнан (Am Dm)
Минем очасым килә. (E Am)
Назга сусаган йөрәгем (Am G)
Шашып-шашынып тибә. (E)

Куш-та:
Бер сәбәбен тап инде, (Am)
Телефоның ал инде. (G C)
Шалтыратып, җаныкаем, (Dm Am)
Миңа хәбәр сал инде, (E Am A7)
Берәр хәбәр сал инде. (Dm E Am)

2.Шундый назлап исемемне
Дәшүче тик син генә.
Гашыйк булдым тавышыңа
Шалтыратчы бер генә.

3.Телефоным шалтыраган
Саен "җу" итә йөрәк.
Тибүен туктатмас өчен
Миңа җылы сүз кирәк.
Шалтырат инде тизрәк.