Хачапури по-аджарски

Опубликовано: 25 Июнь 2026
на канале: Лейсан Гимаева
524
13

ТЭМЛЕТАМАК БАЙРАМОВИЧтан Хачапури по-аджарски рецепты.

1. Бер йомырка, бер аш кашыгы чупрә, ярты стакан җылы сөт, бер стакан җылы кефир, 0.5 чәй кашыгы тоз, бер чәй кашыгы шикәр комы, он.
2. Барысын бергә болгатасың да, камыр ясап җылы урында 30 минут кабартып аласың.
3. Бу вакытта эчлек ясыйсың. 150 гр эремчек, 150 гр сырны 2 йомырка б-н болгатсың.
4. Камырны 4-5 өлешкә бүлеп овал формасында җәясең.
5. Камырның кырыйларына уылган сыр салып көймә формасында төрәсең.
6. Көймәләрне майлы табага тезгәч уртасына эчлекне салып чыгасың.
7. Духовкада 200 градуста 20-25 минутта пешереп аласың.
8. Пешеп чыгар алдыннан көймәләр уртасына йомырканың сарысын салып 2 минут духовкада тотып аласың.
9. Тәмле булсын✅

Ләйсән Гыймаева һәм Булат Бәйрәмов

Подписывайтесь на наши соц.сети:
Лейсан Гимаева в Instagram:   / leisan_gimaeva_official  
Булат Байрамов в Instagram:   / bulat_bairamov  
Булат Байрамов в VK: https://vk.com/bbairamov
Лейсан Гимаева в VK: https://vk.com/id55028961