"ТР МДН - 25 ЕЛ ДӘВАМЫНДА ӨММӘТКӘ ХЕЗМӘТ ИТҮ"

Опубликовано: 13 Июль 2026
на канале: ДУМРТ ДУМРТ
126
4

Ислам татар халкының формалашуы һәм үсешендә төп роль уйнаган, аның холкын, гореф-гадәтләрен һәм рухи-әхлакый кыйммәтләрен билгеләгән. Бабаларыбыз күз карасыдай саклаганга күрә, иман бүгенге көнгә кадәр татар күңелендә яши бирә. Шушы бәһасез олы мирасны җуймыйча халыкка җиткерүдә, мөселманнарның дин тотуга булган ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә булган хокукларын, мәнфәгатьләрен кайгыртуда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте зур эш башкара. 2017 елның 15 сентябрендә нәзарәт барлыкка килүгә 25 ел тулды.