Бик сагындым, авылым. Рәис Сафиуллин көе, Мәгъсум Латыйфуллин сүзләре.
Туган як, көн саен
Искә төшәсең;
Күңелемнән чыкмыйсың,
Төшкә керәсең.
Сагындым, сагындым,
Бик сагындым
Без үскән авылның
Айлы тын кичләрен,
Былбыллы бакчаның
Шомырт исләрен.