Бер үрдәккә, 1 кг тоз, эчен, тышын тоз белән бик яхшы итеп уарга, бөтен канатларын, ботларын. 💯
Тозлары белән бергә кәгазьгә төрәргә (крафтовый булса ярый). Бер ике атна урамда тора, аннары пич янына элеп куерга (пич булмаса балконда була инде, тизрәк өлгерер өчен батарей янына). Сабантуйга әзер була! 😊🖐️