МУЗЫКА
треки ¹
Ярмәкәйнең чишмәләре
исполнитель
Азат Самигуллин
альбом
Сезнең өчен иң яхшысы
Ярмәкәйнең чишмәләре
Р.Ханнанов көе,
Ә.Зарипов сүзләре
А.Самигуллин җырлый
Ярмәкәйнең чишмәләре
Чылтырап агып тора
Чишмә моңнары тарала
Тауларга куна-куна.
Кушымта:
Ярмәкәйдә чишмәләр күп
Сулары алтын диләр.
Саф чишмәдәй саф күңелле
Ярмәкәй халкы диләр.
Ярмәкәйнең чишмәләре
Йөрәгем ярсулары.
Яшь кызларның вак-вак атлап
Суларга барулары.
Ярмәкәйнең чишмәләре
Чылтырап агып тора
Чишмә моңнары тарала,
Таралмый сагыш кына.
©2024,студия Азат🎙️