Монда яңалыклар, хәбәрләр язырга яратучылардан булмасам да, әлеге хәл турында сезгә әйтүне кирәк санадым. Минем өчен бик тә якын кешегә әйләнгән Габдулла абый вафат булган. Олы йөрәкле, курку белмәс, ана җанлы, нигез ныклыгын, авыл тарихын саклап, яклап, барлап яшәүче шәхесебез, чорыбыз бөеге мәңгелеккә китеп барды. Бер генә нәрсәгә сөенәм, соңгы күрешү дә Габдулла абыйның бәхетле йөз белән безне озатып калуы. Соңгы араларда аңа арткан игътибар, менә шул булгандыр әлеге бәхетнең сәбәпчесе. Бу шәхес турында фильм төшерәбез дип дөньяга хәбәр салгач, әлегеге теманы күтәреп алучы журналистларыбызга @tvtnv , @saria_khabibullina, @intertat.tatar, @minnazyim, @vatanymtatarstan, @shahigul, @akt_inform , сәнгать әһелләребезгә @dinar_akhmetzyanov, @lenarshayeh, @rezeda_saliakhova, @zulfat_zinnurov, @shams_gailese һәм башкаларга чиксез рәхмәтлемен. Һәм дә тагын бер рәхмәтем Фәнис абый Газетдиновка. Фәнис абый бүләк иткән генераторны ничек итеп Габдулла абыйның кабул иткәнен күрсәгез иде. Хис тойгыларын күрсәтергә яратмый торган картның балаларча сөенүен беренче һәм кызганычка соңгы тапкыр шунда күрдем мин.
Габдулла абый инде арабызда юк, бер генә сорау калды. Кайчандыр гөрләп торган Өшәргә дә нокта куябызмы?