Azat Sound System (Live / Tat Cult Fest 2020)

Опубликовано: 17 Июль 2026
на канале: TAT CULT
486
25

AZAT Sound System – казанский квинтет, который соединяет в своём творчестве традиции Востока и Запада. В их музыке фьюжн и фанк встречается с регги и роком. Основатель и вокалист Азат Гильмутдинов пишет основной репертуар. Тексты песен в основном – стихи признанных поэтов-классиков, лирико-философская направленность которых как зеркало отображает ощущения человека, живущего в современном мире. Также в репертуаре группы народные песни в оригинальной аранжировке.

https://vk.com/azat_music

AZAT Sound System – үзенең иҗатында Көнчыгыш һәм Көнбатыш традицияләрен тоташтыручы Казан квинтеты. Аларның музыкасында фьюжн һәм фанк регги һәм рок белән очраша. Төркемне оештыручы һәм вокалист Азат Гыйлметдинов төп репертуарны яза. Җыр текстларының күбесе – лирик-фәлсәфи юнәлештә язылган хәзерге заманда яшәүче кешенең хис-тойгыларын көзге кебек чагылдыручы танылган классик шагыйрьләрнең шигырьләре. Төркем репертуарында шулай ук үзенчәлекле аранжировкалы халык җырлары да бар.

Төркемнең дебюты 2010нчы елда «Сотворение мира» фестивалендә булган. Ул дәвердән бирле алар концертлар куеп, Рәсәйнең, БДБнең һәм чит илләрнең күп кенә шәһәрләрен гизеп чыкканнар. Аларның татар телендәге җырлары Emergenza, «Соседний мир», Papuca-fest фестивалләрендә һәм Клайпедтагы халыкара дҗәз фестивалендә яңгыраган.