TATAR JIR SARMANAI САРМАНАЙ

Опубликовано: 31 Август 2026
на канале: РУСЛАН ХАСАНОВ
389
11

Сарманай
Категория: СагынуМөфтәдин Гыйләҗев көеВил Казыйханов сүзләре
Кил әле син Сарманайга,
Көтәрмен юл чатында.
Сиңа әйтер сүзләрем бар
Тик икебез хакында.

Сарманай, Сарманай,
Юлларыңда очраштыр,
Саргайтма безне болай.

Сарманай буйлары таллык,
Ярлары яшел чирәм.
Чәчәкләр җыйган тугайга
Сине сагынып киләм.

Сарманай, Сарманай,
Юлларыңда очраштыр,
Саргайтма безне болай.

Сарманай сулары салкын,
Салкын булса да йөзәм.
Сагынуга чик-чама юк —
Тик сине көтәм, түзәм.

Сарманай, Сарманай,
Юлларыңда очраштыр,
Саргайтма безне болай.

С
8/10