Эльмир Низамов, «Дардеменд» («Дәрдемәнд»). Исполнители: Рустам Яваев (контр-тенор), струнное трио «Злачное место» в составе: Артем Белянин (скрипка), Дмитрий Чирков (альт), Игорь Завадский (контрабас).
Elmir Nizamov, “Dardemend” («Дәрдемәнд»). Performers: Rustam Yavaev (countertenor), string trio "Zlachnoe Mesto" consisting of: Artem Belyanin (violin), Dmitry Chirkov (viola), Igor Zavadskiy (double bass).
00:00 Intro
(Вступление)
03:39 Гомерләрдер… Өелмәктә сагышлар…
(В лихие времена неотвратимы...)
08:44 Күземнең тамчысы бар тамчы гөлгә...
(Моё сердце, обливаясь кровью...)
11:58 Мәвадә ул хәрәмгә бирсәләр юл...
(Стань другому другом, кто с любовью...)
15:18 Бүген уйнап-көлүдән тыйма, зинһар...
(Дай сегодня вдоволь порезвиться...)
17:11 Татарлыктан татар һич гарь итәрме...
(Татарин от татарина не отречётся...)
18:42 Ничә багълар күңелләрдә төзелде...
(Садами бредил я, их в мыслях создавая!..)
21:25 Cadenza
(Вокализ)
24:59 Җитәр инде, Дәрдемәнд, сүзне озатма...
(Не дли, Дэрдменд, мучительное слово! )
29:08 Зәгыйфь кырмыскамын мин юлда яткан...
(Я на своём пути ничтожный муравей...)
30:31 Атам-анам йорты өчен...
(Будет нужно, тысячу жизней...)
* *
В лихие времена неотвратимы
Страдания и гибельные зимы.
Ни птицы-феникса, ни тени от крыла.
Доносится азан, но не видна кибла.
Моё сердце, обливаясь кровью,
Страждет о страдающей душе.
Стань другому другом, кто с любовью
Заступился за других уже.
Кыйтга
Повсюду ропот раздаётся там,
Где расставляет рок свои силки.
Тебя куском железа почитает хам,
Достань калям из ножен – рази!
Дай сегодня вдоволь порезвиться,
Ещё будет время умереть.
Не мешай смеяться, веселиться,
Своего ещё добьётся смерть.
Татарин от татарина не отречётся,
Татарин именем татарским наречётся.
Ты сын татарина и сам татарин,
Откажешься, смотри – башку продавим.
Садами бредил я, их в мыслях создавая!
Печалей жёлтые дороги протянулись,
Надежды, угодить спеша, вернулись
И лопнули, как струны, за одной другая…
Не дли, Дэрдменд, мучительное слово!
И так душа закоченеть готова.
Покоя ради пусть язык твой тускл,
Не дрогнет на лице ни один мускул.
Я на своём пути ничтожный муравей,
А не пчела, что жалит всех больней.
Доволен я: когда всесильна власть,
Нет силы у меня ни на кого напасть.
Будет нужно, тысячу жизней
Отдадим за отчий кров.
За родную землю жертва –
До последней капли кровь.
* *
Гомерләрдер… Өелмәктә сагышлар…
Дәвам итмәктәдер шиддәтле кышлар…
Һавалар тын… Кыеп очкан һома юк…
Азан иштелсә дә, кыйбла-нөма юк!..
Күземнең тамчысы бар тамчы гөлгә –
Хәзин күңлем кебек янган күңелгә!
Мәвадә ул хәрәмгә бирсәләр юл,
Үзеңдә бәгъре канлар тап, әнис бул!
Кыйтга
Һөҗүм иткән фәләк җир-җир корып дам…
Ишет милләтнең ул фөрьяд вә зарын!
Сине бер хам тимер зан кыйлган ул хам…
Чыгар кындан каләм – тел зөлфикарын!
Бүген уйнап-көлүдән тыйма, зинһар.
Үләргә көн булыр - алды әҗәл бар!
Тыя күрмә - уен уйнар мәлендә,
Әҗәл эшләр әшен үз тәңгәлендә!
Татарлыктан татар һич гарь итәрме,
Кеше үз исмене инкяр итәрме.
Татарлыкта татар угълы татармын,
Татар түгел димә – башың ватармын!
Ничә багълар күңелләрдә төзелде,
Сары юллар булып гамьләр сызылды.
Өмидләр, кем, менеп башка тезелде,
Агарган кыл кебек, бер-бер өзелде.
Җитәр инде, Дәрдемәнд, сүзне озатма,
Катып кунган күңелләргә боз атма!
Дилең өчен телең булсын тозаклы,
Йөз аклыгың өчен – аузың йозаклы!
Зәгыйфь кырмыскамын мин юлда яткан,
Түгел бал корты мин – чагып елаткан.
Ни зур бу дәүләт, кем, шөкер итәм чук, –
Минем беркемгә җәбер итәр көчем юк.
Атам-анам йорты өчен
Булса мең җаным фида,
Туган-үскән җирем өчен
Соң тамчы каным фида.
Закир Садыкович Рамеев (1859–1921) (псевдоним Дэрдменд (татар. Дәрдемәнд; «опечаленный, сострадающий» (персидск.)) — классик татарской литературы, известный золотопромышленник и меценат, оренбургский купец первой гильдии. Член Государственной Думы первого созыва (от Оренбургской губернии).
Zakir Sadykovich Rameev (1859–1921) (pseudonym Durdmend (Tatar. Дәрdemәnd; “saddened, compassionate” (Persian)) — classic of Tatar literature, famous gold miner and philanthropist, Orenburg merchant of the first guild. Member of the State Duma of the first convocation (from the Orenburg province ).